ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Бөек Ватан сугышы ветераны, 87 яшьлек Шәрип Солтан улы Солтанов гаиләсе өчен 1 сентябрь икеләтә бәйрәм булды – онык-оныкчаларын уку йортларына озату, аларның үсеп, буй җиткерүләренә тагын бер мәртәбә сөенү белән беррәттән, Шәрип ага кулларына  бу көнне федераль программа нигезендә төзелгән өр-яңа йорт ачкычларын тапшырдылар.

31
август, 2012 ел
җомга

Футбол уеннары районыбызда җәйгә чыкканнан бирле даими оештырыла. Район оешма-предприятиеләре командалары һәм авыл җирлекләре төркемнәре арасында җиңүче калганнар суперфиналда 30 август көнне очраштылар.

Бүгенге көндә Татарстанда өч һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләрдән җир кишәрлекләре белән тәэмин итүгә кагылышлы 18 меңгә якын гариза алынган. Гаризаларның 11 проценты электрон формада - ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы аша юлланган. Узган бер айда 1385 гариза алынган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев җиткерде.
Быел Татарстанда капиталь ремонт программасына кертелгән барлык мәктәпләр уку елын үз вакытында -1 сентябрьдә башлап җибәрәчәк. Дөрес, эшләр тәмамланып бетмәгән кайбер мәктәпләрдә төзекләндерү уку процессы белән параллель дәвам итәчәк. Бүген ТР Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин шулай дип хисап тотты.

31 август көнне Актаныш муниципаль район Советының икенче чакырылыш егерменче чираттан тыш  утырышы узды.

Кол Шәриф мәчете архитектура комплексын булдыручылар иҗади коллективына 30 август  көнне   Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе тапшырылды.

29
август, 2012 ел
чәршәмбе

Актаныш муниципаль районы мәгълүмати-методик үзәге хәбәр итүенчә, быел беренче сыйныфка баручы һәр укучыга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “Универсиада – 2013” дип аталган китаплар җыентыгы бүләк итеп бирелә.

Баулы шәһәренең 15 еллыгы уңаеннан, 25 август көнне өстәл теннисы буенча оештырылган турнирда Актаныш Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән остаз Б.Солтанов җитәкчелегендә команда катнашып, уңышлы чыгыш ясады.
  Актаныш районы китапханәчеләре быелдан “Уку әдәбиятының электрон фонды” дип аталган яңа программа белән эшли башлаячаклар.
28 август көнне башкалабыз Казанда V Бөтендөнья татар яшьләре форумы  эшли башлады.  Форумга чит илләрдән, Россия Федерациясе һәм Татарстанның төбәкләреннән барысы 800гә якын татар яшьләре вәкилләре җыелган. Алар арасында Актаныш районыннан да дүрт вәкил: А.Хаҗиева, Н.Гобәева, А.Нурлыев, Р.Мусин бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International