Август ае башыннан районыбыз җирлекләрендә дүрт зонада яшьләр арасында футбол ярышлары дәвам итте. Финал уеннарында Яңа Кормаш җирлеге командасы җиңү яулады. 17-27 август көннәрендә оешма-предприятиеләрнең ир-егетләр командалары арасындагы район Чемпионатында исә I урынны “Яшьләр” студентлар төркеме яулады. Әлеге җиңүче ике команда 30 август көнне 80 санлы һөнәри лицей стадионында очраштылар. Дәвамлы уеннардан соң, 5:4 исәбе белән “Яшьләр” командасы өстен чыкты һәм абсолют җиңүче калды.
Иң яхшы уенчылар:
капкачы – Фәнис Шәйгәрданов (“Яшьләр”),
һөҗүмче – Райнур Закирҗанов (Яңа Кормаш җирлеге командасы),
иң яхшы уенчы – Павлик Мандиев (Яңа Кормаш җирлеге командасы).