Дәреслекләрне — компьютер аша

2012 елның 29 августы, чәршәмбе

Районыбыз китапханәчеләре быелдан “Уку әдәбиятының электрон фонды” дип аталган яңа программа белән эшли башлаячаклар.

Фондта булган дәреслек-китапларны компьютерга кертеп бетерү бу уку елыннан барлык мәктәпләргә дә мәҗбүри итеп куелды.

Бер яктан, бу укучыларның уку әсбаплары белән тәэмин ителешен ачыктан-ачык күрсәтеп торса, икенчедән, башка мәгариф учреждениеләре белән  алыш-биреш вакытында уңайлы. Шулай итеп, китапларны тапшыру һәм кабул итү хәзер электрон юл белән башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International