Район Советының икенче чакырылыш XX чираттан тыш утырышы

2012 елның 31 августы, җомга

 

    31 август көнне Актаныш муниципаль район Советының икенче чакырылыш егерменче чираттан тыш  утырышы узды.

Утырышта     Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясенең Федераль куркынычсызлык хезмәте Идарәсе җитәкчесе урынбасары - Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе С.Ф.Галиәкбәров, район прокуроры Р.К.Әскәров, район суды рәисе А.Ш.Гәрәев, муниципаль район Башкарма комитеты  җитәкчесе Ф.М.Камаев,  аның урынбасарлары, оешма җитәкчеләре, хуҗалык рәисләре, район Советы һәм Башкарма комитетның бүлек җитәкчеләре   катнашты.

  Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

I.«Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр» турындагы Татарстан Республикасының 14.07.1999 елгы  2279 нчы санлы Законы hәм «Татарстан Республикасында дини эшнең торышы hәм экстремизмга каршы профилактик чаралар» турындагы 03.08.2012 елгы 2335нче  санлы Дәүләт Советы карарының район жирлегендә үтәлеше турында.

II. Гариза карау. 

 Халыклар дуслыгы белән тотрыклы республикабызда бу татулыкны җимерергә сәләтле көчләр бар

 Беренче көн тәртибе буенча муниципаль район Советы аппарат җитәкчесе А.С.Кәрамов чыгыш ясады. Ул, үз чыгышында агымдагы елның 3 нче августында узган Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттан тыш утырышы, анда каралган  “Татарстан Республикасында дини экстремизмга каршы эшнең торышы һәм профилактик чаралар турында” һәм “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турындагы” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турындагы Закон проекты мәсьәләләре уңаеннан депутатларның эшчәнлеге, фикерләре белән  таныштырды. Мәгълүм булганча, 19 июль көнне, көпә-көндез Казан шәһәре уртасында республикабыз мөселманнарының Диния нәзәрәте мөфтие Илдус хәзрәт Фәизовка һөҗүм ясалды, аның укыту эшләре буенча урынбасары Вәлиулла хәзрәт Якубовны атып үтерделәр.

“Бу вакыйга, моңарчы үзенең халыклар дуслыгы, төрле дин тотучыларның бер-берсен аңлап яшәве белән тотрыклы республикабызда, бу татулыкны җимерергә сәләтле көчләр барлыгы турында җитди сигнал булып тора.

Булган аналитик һәм оператив мәгьлүматлардан күренгәнчә, җинаятьнең төп сәбәбен, Якубов белән Фәизовның профессиональ эшчәнлегендә дип бәяләргә була, аларның сәләфизм идеологиясенә һәм аны яклаучыларга кискен каршы булуларында. Бу адымнары белән сәләфитчеләр үзләренең экстремистик юнәлештә булуларын, татар халкының гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә каршылыкларын ачыктан-ачык алып баруларын күрсәттеләр.

Татарстан җирлегендә бу вакыйгага кадәр дә террористик актлар һәм агрессия фактлары булган иде инде. Соңгы 4 елда республикада 82 кеше Җинаятьләр Кодексының “экстремизм”, “терроризм” статьялары буенча җаваплылыкка тартылулары - бу өлкәдә мөһим проблемалар булуның ачык дәлилләре”,- дип сөйләде А.Кәрамов. Актаныш муниципаль районында  бу нибәттән алып барылган хәрәкәт, эшчәнлек белән таныштырды: “Безнең районда  97% татарлар яши. Бөтен халкыбыз диярлек мөселманнар, ислам дине тотучы булуга карамастан, 2009 нчы елдан сәләфизм идеологиясен яклаучы 10-12 кешелек  бер төркем барлыкка килде. Алар мәчеткә имам-хатыйп итеп үз кешеләрен куярга талпындылар.

Муниципаль районы башлыгы Э.Н.Фәттахов  бу күренешкә вакытында дөрес нәтиҗә ясап, барлык мәхалләләрдә җыелышлар   үткәртеп, авыл  имам-хатыйбларын   сайлатып, район мөхтәсибәтенең конференциясен үткәртеп, Руслан хәзрәт Мортазинны  законлаштырып сайлап куйдыртты.

Бер ел үткәннән сон, мәсьәлә тагын да кискенләшә башлагач, район имам-мөхтәсибе итеп Ләес хәзрәт Галләмовны сайлап куйдык. Вакыт безнең дөрес юнәлештә булуыбызны раслады.

Бүген районыбыз мәхәлләләрендә имам-хатыйб вазыйфаларын башкаручыларның күбесе диярлек 70-80 яшьлек бабайлар, алар, нигездә, белемне үзләре укып үзләштергән һәм урыннарда дини йолаларны башкаралар.

Укып кайткан яшьләребез дә бар, ләкин алар аз әле. Авыл җирлекләре башлыкларына, район мөхтәсибәтенә, үзебезнең мәчет алды мәктәпләрендә укыган яшьләребезне күбрәк укырга җибәреп, аларны соңыннан туган якларына кайтару буенча ныклы эш алып бару таләп ителә.

Чит илләрдә белем алган, яисә билгесез уку йортларында укып кайткан яшьләрне, аның кем икәнен дә белмичә районга кайтару - хәзерге чорда нык саклануны сорый.

Берничә көннән яңа уку елы башлана, бу елдан мәктәпләрдә дин мәдәнияте тарихы укытыла башлый. Өстәвенә, без май аеннан ук кайбер мәктәпләрдә дин һәм әхлак дәресләре дә укыта башладык, ул быел да дәвам ителәчәк. Шушы укыту программаларын, укытучыларны,  алып барган дәресләрен тиешле контрольдә тоту зарури. Район мәгариф бүлеге дә, район мөхтәсибе дә бу укуларны  даими игътибар үзәгендә тотарга тиеш”,-дип сөйләде чыгышында Айрат Сөнгат улы.

 Ул, шулай ук,“Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертүнең максаты белән таныштырды.

 Әлеге көн тәртибе буенча район прокуроры Р.К.Әскәров, яңа уку елына әзерлек йөзеннән, белем йортлары учреждениеләрендә экстремизмга каршы чаралар оештыру юнәлешендә үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре белән таныштырды.

Район үзәгендә урнашкан мәктәпләргә видеокүзәтү урнаштыру зарурлыгын ассызыклады, тыелган әдәбият исемлеген бар мәчет имам-хатыйпларына таратып, үзләрендә андый әдәбият бармы-юкмы икәнлеген тикшерергә тәкъдим итте.

Сәләфитчеләр – кемнәр алар?

Район имам-мөхтәсибе Ләес хәзрәт Галләмов традицион ислам дине, бүген аның юнәлешләре, сәләфитчеләр турында мәгълүмат бирде.  “Халыклар, милләтләр, диннәр арасында тынычлык булдыру  - иң мөһим мәсьәләләребезнең берсе. Вәлиулла хәзрәт: “Ваһһабизм – ул фашизм”,-  ди торган иде. Мин бу сүзләр белән килешәм”, дип белдерде, җирлек башлыкларына “уяу булсагыз иде, мәчетләргә дә барыштырсагыз, вәзгыять белән  таныш булып, бар хәлләрдән хәбәрдар булсагыз иде”, дип мөрәҗәгать итте.

Әлеге көн тәртибе уңаеннан, шулай ук, Тат.Ямалы җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Роберт Нуриев, Россия Эчке Эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлек җитәкчесе урынбасары И.Х.Сәрвәровларның чыгышлары тыңланды.

Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясенең Федераль куркынычсызлык хезмәте Идарәсе җитәкчесе урынбасары - Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе С.Ф.Галиәкбәров алда искә алынган сәләфитчеләр армиясен тулыландыруга безнең татар мөселман егетләренең ни рәвешле барып эләгүләре, җайлап алып барылган мәкерле  сәясәтне кабул итүләре, бар аңнары, фикер йөртү рәвешләре ничек кардиналь үзгәрүе хакында, хезмәт тәҗрибәсеннән мисаллар китереп, ачынып сөйләде. “Бу хәлләр бездә түгел, дип тынычланып йөрү ярамый. Уяу булырга кирәк. Балаларга, яшь буынга ислам тәгълиматларын төшендерү максатында яңа гына мәдрәсә тәмамлаган яшьләрне түгел, ә бәлки, әзме-күпме тормыш тәҗрибәсе һәм педагогик белеме булган имамнарны алырга кирәктер”,- дигән фикерен белдерде Сирень Галиәкбәров.

Бу көн тәртибе буенча сөйләшүләрне йомгаклап, район башлыгы Э.Фәттахов: “Бүген һәммәбез өчен дә бик файдалы, эшлекле сөйләшү булды. Без  барыбыз да, оешма-предприятие, хуҗалык җитәкчеләре, авыл башлыклары районыбыз киләчәге өчен көч куябыз, тырышабыз. Дин дәүләттән аерылган булса да, бу очракта барыбызның берләшеп, мәсьәләгә конкрет якын килеп эшләү кирәк.

Мәктәпләргә кертелә башлаячак “Диннәр тарихы”н, “Әхлак дәресләре”н укытуга бик сак килеп, сыналган, педагогиканы, белем бирү методикасын яхшы белгән мөгаллимнәр белән эшләү зарур”,- дип ассызыклады Энгель Нәвап улы. .

Карарлар кабул ителде

Актаныш муниципаль район Советының икенче чакырылыш егерменче чираттан тыш  утырышында түбәндәге карар кабул ителде:

 I.«Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр» турындагы Татарстан Республикасының 14.07.1999 елгы 2279 нчы санлы Законы hәм «Татарстан Республикасында дини эшнең торышы hәм экстремизмга каршы профилактик чаралар» турындагы 03.08.2012 елгы 2335 нче санлы Дәүләт Советы карарының район жирлегендә үтәлешен тормышка ашыру планын расланды.

Карар үтәлешен контрольдә тотуны муниципаль  район Башкарма комитет җитәкчесе Ф.М.Камаевка йөкләнде.

 II көн тәртибе нигезендә муниципаль район Советы рәисе урынбасары И.Р.Вахитовның  муниципаль район Советы рәисе урынбасары вазыйфасыннан үз теләге белән азат итү турындагы гаризасы канәгатьләндерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International