Бөек Ватан сугышы ветераны, 87 яшьлек Шәрип Солтан улы Солтанов гаиләсе өчен 1 сентябрь икеләтә бәйрәм булды – онык-оныкчаларын уку йортларына озату, аларның үсеп, буй җиткерүләренә тагын бер мәртәбә сөенү белән беррәттән, Шәрип ага кулларына бу көнне федераль программа нигезендә төзелгән өр-яңа йорт ачкычларын тапшырдылар. “Радуга” ҖЧҖнең ветераннар өчен салырга ниятләгән 31 йортының 22нчесе инде бу. Актанышның 57 кварталында Сөембикә урамны урнашкан йортка нигезне шушы елның январь аенда ук салганнар. Солтан абыйның балалары соравы һәм материаль ярдәме белән, йорт зуррак итеп салынган, аеруча зәвык белән, матур итеп һәм төзелгән. Өстәмә уңайлыклар тудырылган – идәннәр җылытылган, санузел системасы күзләре күрмәүче Солтан абый өчен җайлаштырылган.
Сугыш ветераны тормыш юлдашы – Мофуаза апаны инде 32 ел элек үк югалткан. Бу яңа йортта кызы белән яшәячәк.
Йортны тапшыру тантанасында Актаныш муниципаль район башлыгы Э.Фәттахов: “Районыбыздагы торак йортын төзекләндерүгә мохтаҗ дип табылган 405 сугыш ветераннары һәм тол хатыннарының 387сенә инде программа нигезендә яңа шәхси йортлар төзеп, яисә икенчел торактан фатир алып, тораклы иттек. Ил иминлеге өчен кан койган, сугыш кырында көрәшкән ветераннарыбыз, ниһаять, үзләрен фатир-йортлар белән хөрмәтләгән бу көннәрне күрделәр. Балаларым, оныкларыма миннән истәлек, зур бүләк кала, дип сөенеп яши бит алар бүген. Инде бу иркен йортларда авырмыйча, күңел тынычлыгы белән, якыннары янәшәсендә рәхәт яшәргә язсын”,- дип, теләкләрен җиткерде.
Чарада ТР мәдәният министры А.Сибгатуллин да катнашты. “Әле кайчан гына Актанышның 57 кварталында ветераннар өчен салынган йортлардан бергәләп өр-яңа урам ачкан идек. Безнең ветераннар моны күрергә тиешләр, без аларга мондый йортлар төзергә, тапшырырга тиешбез. Безнең гаиләдә, шулай ук, сугыш ветераннары бар иде. Алар бу бәхеткә – дәүләтнең фатирлы итүенә өлгерми калдылар. Барысы өчен дә ветераннарыбызга, аларга мондый матур йортлар төзегән төзүчеләргә, район хакимиятенә рәхмәтләремне белдерәм, ветераннар алдында башымны иям”,- диде министр.