Баулы шәһәренең 15 еллыгы уңаеннан, 25 август көнне өстәл теннисы буенча оештырылган турнирда Актаныш Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән остаз Б.Солтанов җитәкчелегендә команда катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Яшь спортчылар - М.Солтанов - I, Р.Фазлыев II урынга ия булдылар. Җиңүчеләр акчалата бүләкләнде.
Әлеге спортчылар бүген инде яңа ярышка әзерләнә – 30 августта Җөмһүрият көне уңаеннан, Әлмәт шәһәрендә оештырылучы турнирда осталыкларын сынаячаклар.
Уңышлар!