Актаныш муниципаль районы мәгълүмати-методик үзәге хәбәр итүенчә, быел беренче сыйныфка баручы һәр укучыга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “Универсиада – 2013” дип аталган китаплар җыентыгы бүләк итеп бирелә.
Бер җыентыкта “Уеннар”, “Комикс”, “Буяу”, “Универсиаданың тылсымлы картасы” дип исемләнгән 4 китап урын алган. 2013 елда узачак студенлар-яшьләрнең Бөтендөнья спорт уеннары турында күбрәк мәгълүмат алуда, җөмһүриятебездә дәүләт телләре буларак кабул ителгән татар һәм рус телләрен үзләштерүдә бу китаплар максатчан кулланылып, үз урыннарын, һичшиксез, табарлар.
Китапларның “Универсиаданың тылсымлы картасы” дип аталганы “Ак барс” банкы ААҖнән беренче сыйныф укучыларына бүләк буларак таратыла.