ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2013 ел
җомга
 «Татар – информ» ИА лыгы  хәбәр иткәнчә, безнең якташыбыз Энгель Фәттахов ТР Хөкүмәтенең тагын бер вице-премьеры булды.  Ул параллель рәвештә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгын җитәкли.

24
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе
Инде традициягә әверелгән район Яшьләр форумы алтынчы тапкыр 21 – 22 сентябрьдә Актанышта узды. Аның төп максаты булып яшь белгечләрне актив ял иттерү, тәҗрибә  уртаклашу, яшьләрне туплау тора.
Узган атнада муниципаль район башлыгы Фаил Камаев үткәргән киңәшмәдә Актанышта район үзәген тулысы белән үз эченә алган автобус маршрутын ачу мәсьәләсе каралды

23
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Татарстан кроссы Актанышта катнашучыларның күплеге белән аерылып торды, анда укучылар, студентлар, төрле оешмаларда эшләүчеләр, җитәкчеләр, ветераннар катнашты

1998 елгы яшь спортчылар арасында барган Рәсәй беренчелеге кысаларында Актанышта “Лачын” боз  - спорт сараенда булган очрашуда Саранск шәһәренең “Мордовия” командасы безнең хоккейчыларга әллә ни каршылык күрсәтә алмады – 21 сентябрьдә булган матчта исәп 10:3 булса, кичә исәп 3:1 булды


20
сентябрь, 2013 ел
җомга
Иртәгә, 21 сентябрь көнне Актанышка 1998 нчы елгы яшь спортчыдар арасында Рәсәй беренчелеге кысаларында очрашу өчен Саранск шәһәренең “Мордовия” командасы килә.

19
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Күп тапкырлар республика батыры,  көрәш буенча спорт остасы Марсель Гыйлаев истәлегенә көрәш ярышы 18 сентябрьдә Актанышта бишенче тапкыр үтеп, анда 1995 елгы һәм аннан да зуррак 133 укучы катнашты.
«Агыйдел» дәүләт  җыр – бию ансамбле 20 сентябрьдә үзенең тәүге сезонын Актанышта башлап җибәрә

18
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Районда туфракны төп эшкәртү 31 мең гектарда башкарылган, бу эшкәртеләсе мәйданның 63,3 процентын тәшкил итә, дип хәбәр итә районның авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе. Ә менә “Нигез” хуҗалыгы механизаторлары бу эшне районда беренче булып башкарып чыктылар

16
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген «Без тормыш өчен тавыш бирәбез!” гомумреспублика айлыгы башланды, аның максаты – наркотикларга булган ихтыяҗны киметү Һәм бу өлкәдә җинаятьчелекнең оешкан формаларын юкка чыгару

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International