Районыбыз халкы ноябрь бәйрәмнәрен һәр тармакта ирешелгән уңышлар белән каршылый. Ел дәвамында бик күп эшләр башкарылды. Районыбыз халкы үзара аралашып, дус-тату, бер гаилә булып яши.
Тиздән Актанышта Универсаль спортзал кулланышка тапшырыла. Ә исемен, мөхтәрәм райондашлар, яңа бина үз ишекләрен ачканчы, сезнең белән бергә эзлибез. Универсаль спорт залына туры килә дип уйлаган исемне pressa.aktanish@tatar.ru яки airs16@mail.ru электрон почтага җибәрә аласыз.