РФ Дәүләт Думасы депутаты Виктор Пешков сайлаучылар белән очрашты

2013 елның 1 ноябре, җомга

РФ Дәүләт Думасы депутаты Виктор Пешков 31 октябрьдә Актаныш районынына эш визиты белән килде. Ул иң элек Әнәк авылында Татарстанның беренче Президентының әтисе Шәрип Шәймиевның музеенда булып, андагы экспонатлар белән танышты. Пучы авылында урнашкан Актаныш Картлар һәм инвалидлар йортының эшчәнлеге дә кунакта уңай тәэсир калдырды. Ә муниципаль район башлыгы Фаил Камаев белән очрашуда депутат район эшчәнлеге турында кызыксынды, Дәүләт Думасының эше турында сөйләде, Фаил Камаев үз чиратында аңа наказларын җиткерде. Аннан соң Виктор Пешков район Советы бинасында сайлаучылар белән очрашты, РФ Дәүләт Думасы депутаты алардан кергән һәр сорау игътибарсыз калмаячак дип ышандырды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International