Киләсе елга нинди мәгариф учреждениеләренең капремонт программасына керүләре ачыкланды. ТР Министрлар Кабинеты карары белән Татар Суыксуы урта һәм Күҗәкә, Иске Богады, Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәпләре төзекләндереләчәк һәм бу максатка 47.7 млн сум акча бүлеп бирелгән.