2 ноябрьдә Актаныш муниципаль район Советының икенче чакырылыш XXXIII утырышы булып узды. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителеп тулысынча расланды:
1. Актаныш муниципаль районы бюджет процессы турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында.
2.Муниципаль район Советының 2012елның 20 декабреннән 24-01 санлы “Актаныш муниципаль районының 2013 елга һәм 2014,2015 нче елларга планлаштырган чорга бюджеты” турындагы карарына үзгәрешләр кертү турында. Физик затларның 2014 елга мөлкәт һәм җир салымнары турында.
3. 2010 елның 11 декабрендә кабул ителгән 3-05 санлы карарга нигезләнеп, берләштерелгән керемгә бердәм салымның аерым төр шөгыльләргә коэффиценты турында .
4.Актаныш муниципаль районында «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк” муниципаль бюджет учреждениесе төзү турында.
5.Актаныш муниципаль районында муниципаль юл фонды төзү турында.
6.Актаныш муниципаль районы мөлкәтен арендага бирү тәртибе турында.
7.Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Мәдәният учреждениеләренең үзәкләштерелгән бухгалтериясе” муниципаль бюджет учреждениесе төзү турында
Көн тәртибенең барлык мәсьәләләре дә тыңланып тикшерелде, тиешле карарлар кабул ителде.