Безнекеләр-беренче

2013 елның 4 ноябре, дүшәмбе

1-3 ноябрь көннәрендә “Лачын“ боз сараенда 2005 елгы хоккейчылар арасында Нияз Авзалов истәлегенә багышланган турнир узды. Биредә Нижневартовск, Бөгелмә, Пермь, Чаллы, Актаныш командалары  3 көн дәвамында көч сынаштылар, барлыгы  15 уен уйналды. Безнең “Лачын” командасының бик ышанычлы уен күрсәтүен билгеләп үтәргә кирәк. Алар бөтен көндәшләрен дә җиңеп чыктылар, хәтта 3 ноябрьдә узган “финал” уенында турнирда 2нче урын алган Бөгелмәнең “Арслан” командасын 6:1 исәбе белән җиңделәр.3нче урында Яр Чаллы шәһәренең “Чаллы” командасы. Барлык кунаклар да турнирның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International