Районыбыз халкы ноябрь бәйрәмнәрен к һәр тармакта ирешелгән уңышлар белән каршылый. Ел дәвамында бик күп эшләр башкарылды. Районыбыз халкы үзара аралашып, дус-тату, бер гаилә булып яши.
4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнен, 6 ноябрьдә ТР Конституциясе көнен билгеләп үтәбез.
Республикабыз Конституциясе булуы – беренче чиратта, Татарстанның сәяси- хокукый статусын, аның федератив мөнәсәбәтләр системасындагы урынын билгели. Татарстан Республикасының тотрыклылыгы һәм какшамас нигезе сыналды. Төрле милләт кешеләренең бердәм, дус булып яшәве белән җөмһүриятебез чит төбәкләргә үрнәк күрсәтә.
Татарстан Республикасы Конституциясе халыкның иреген һәм хокукларын, Россия Федерациясе кысаларындагы дәүләтчелегебезне саклый, илдә социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итә. Җәмгыятебездәге яңарышлар аның кайбер төп нигезләренә үзгәрешләр кертсә дә, төп Законыбызның асылы үзгәрмәде.
Конституция – республика гражданнарының хокукый гаранты. Димәк, әлеге бәйрәм һәрберебезнең хокукый якланганлыгына һәм имин тормышына ышаныч тәэмин итә. Төп закон республикада яшәүче барлык халыкның тигез хокуклы үсеше өчен шартлар булдыруга, сәяси тотрыклылыкны, милли традицияләрне торгызуга, үстерүгә булыша. Без моның асылын тормыш-яшәешебездә исбатлый барабыз.
Россиядә Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтү – Россия Федерациясендә, шул исәптән, Татарстанда да халыкларның телен саклау, аның мәдәниятен үстерү өчен шартлар тудырды, барлык милләт һәм дин вәкилләрен, төрле социаль катлау кешеләрен һәм һөнәр ияләрен берләштерергә зур мөмкинлек бирде. Илебезнең барлык төбәкләрендә билгеләп үтелүче дәүләт бәйрәме – халыклар бердәмлеген, тугандашлык- күршелек мөнәсәбәтләрен алга таба үстерүгә, тагы да ныграк икътисади, сәяси һәм мәдәни элемтәләр урнаштыруга ярдәм итә. Әлеге бәйрәм көне илебездә яши торган төрле милләт һәм төрле дин вәкилләре арасында үзара татулык һәм тынычлык, тотрыклы социаль-икътисади вәзгыять символы булсын иде.
Хөрмәтле райондашлар, тормышыбыз алга таба да яхшыра барсын. Һәрберебез дус-тату яшик. Бергәлекнең кадерен белик, бердәм булыйк. Һәммәгезгә исәнлек-саулык, тынычлык, муллык телим. Бәйрәмнәр күңелле узсын!