Актаныш гимназиясенең IV сыйныф укучысы Марат Солтанов 27ноябрь-1 декабрьдә Санкт-Петербург шәһәрендә узачак өстәл теннисы буенча Н.Г.Никитин истәлегенә үткәрелә торган XIV халыкара балалар турнирында катнашачак.
Марат спортның бу төре белән 6 яшьтән кызыксына башлый. Әлбәттә, аңа беренче адымнарны ясауда әтисе-районның танылган тренеры Булат Солтанов ярдәм итә. Хәзер дә ул аның остазы булып тора. Күп санлы күнегүләр, үҗәтлек, тәвәкәллек эзсез калмый. Марат әле кечкенә булса да .шактый оста уенчы булып өлгерде. Ул яшьтәшләре арасында Россиянең иң оста 20 спортчысы арасына керә. Аның хәтта зурлар арасында III спорт разряды бар. 2012 елда “Надежда Татарстана» турнирында катнашып, үз яшендәгеләр арасында чемпион дәрәҗәсенә иреште.
Марат Рәсәй турнирларында да еш катнаша, үзеннән 2 яшькә зуррак уенчыпар белән дә уңышлы уйный.24-27 октябрьдә Казанда үткәрелгән ”Казанская ракетка” Бөтенроссия ярышында ул 83 уенчы арасында мактаулы 6нчы урынны алды, монда хәтта Казахстаннан спортчылар бар иде.
