ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2013 ел
җомга
Иртәгә, 23 ноябрь көнне Актанышка 1998 нчы елгы яшь спортчыдар арасында Рәсәй беренчелеге кысаларында очрашу өчен Йошкар-Ола шәһәренең “Спартак ” командасы килә

21
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Яңа елдан россиялеләрне алкогольгә бәяләр арту көтә. Бу турыда сишәмбе көнне Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко журналистлар өчен үткәрелгән видеобрифингта хәбәр итте
Кешеләр бер-берсен төрлечә сәламли. Туган-тумачаң, күрше-күлән, дус-иш, таныш-белешең белән исәнләшү, хәтта бер дә белмәгән кешегә сәлам биреп узу – элек-электән килгән күркәм гадәт

20
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Узган елның апрель айларында республикада гамәлгә кергән “Халык контроле“ дәүләт информацион системасы идарә итүнең яңа фәлсәфәсенә әверелеп бара. Мәгълүм ки, аның ярдәмендә һәркем үзен борчыган мәсъәлә буенча уңай чишелеш эзләп зарларын җиткерә ала. Шулай ук системада башка кешеләр калдырган гаризага “ошый“–“ошамый“ билгеләре куярга һәм ведомстволар чыгарган карарларга бәя биреп була.

 
 

Уяулык, контроль, җаваплылык– бүген Актаныш муниципаль районы советында киңәйтелгән составта үткән террорчылыкка каршы район комиссиясе утырышында район халкының иминлеген һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен катнашучылар алдына шундый бурычлар куелды.


ТР Дәүләт Советында Татарстан Республикасында РФ Конституциясе кабул ителүгә 20 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрү буенча комитет утырышы узды. Россиянең төп законы юбилеена әзерлек буенча эш юнәлешләре уңаеннан фикер алышуны оештыру комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.


19
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
“Намуслы яшәргә кирәк!” девизы астында үткән рәсемнәр конкурсында районның 14 мәктәбеннән 31 укучы катнашты

15 ноябрьдән башлап Россиядә тәмәке тартучыларны җәзалау гамәле кулланыла башлады. Административ хокук бозулар турындагы Кодекска кертелгән үзгәрешләр һәм “Реклама турында”гы федераль закон ошбу зыянлы гадәт белән көрәшүне күз уңында тота. Аерым алганда, канун җәмәгать урыннарында тәмәке тарту һәм аны рекламалауны тыя.

 
Безнең яшь хоккейчылар  16-17 ноябрьдә Апас район үзәгендә2000 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан беренчелеге кысаларында  җирле команда белән очраштылар

Табигатеннәнме әллә суыннанмы әмма сер түгел, җирлегебез иҗат белән янып яшәгән кешеләргә бай. Аларны без күреп беләбез. Тик арада әле күпләр белмәгән шигъри җанлы якташларыбыз да җитәрлек. Шундыйларның берсе белән күптән түгел шәхсән үземә дә танышырга туры килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International