Үзен күреп, күзгә-күз карап сөйләшмәсәм дә, танылган шәхесебез Гамил Авзалның туган авылы Такталачыкта дөньяга килеп Актанышбаш авылында егет булып җитлегеп, бәхет эзләп ят җирләрдә гомер кичергән Илгиз Билал улы Фәрдиевнең “Минем алтын көзем“ (“Моя золотая осень“) исеме астында әле күптән түгел генә дөнья күргән саллы гына шигырьләр җыентыгын кулга алып, иҗаты белән танышкач, хәер үзен күреп сөйләшкәндәй булдым. Мөхәрриятебезгә әлеге китапны шагыйрнең авылдашы Мөдәрис ага Ханов алып керде.
Озак еллар читтә: Воркута, Чаллы шәһәрләрендә яшәгәнгән якташыбыз рус телендә иҗат итә. Тик әле бу туган телен, ана телен оныткан дигән сүз түгел, бары тик шагыйрьнең язу теле генә ул. Хәер, нинди телдә генә язылмасын шигырьләре туган нигезгә, авылына карата мәхәббәт, сагыш хисләре белән сугарылган.
“Актаныш“ в сочетании с “баш“...“ дип яза ул яшьлек чоры узган авылы турында.
Илгиз Фәрдиев бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яши. Өйләнгән. Тормыш иптәше белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, ике оныгының яраткан дәүәтисе дә әле ул.
1953 елның 25 октябрендә Актаныш районы Такталачык авылында туган. 1971 елда Актаныш урта мәктәбен тәмамлап казан дәүләт университетының геология бүлегенә укырга керә. 1976 елда яшь белгеч юллама буенча Воркута шәһәренә китә. 1981 елдан алып Чаллы шәһәрендә яши.