Уяулык, контроль, җаваплылык– бүген Актаныш муниципаль районы советында киңәйтелгән составта үткән террорчылыкка каршы район комиссиясе утырышында район халкының иминлеген һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен катнашучылар алдына шундый бурычлар куелды.
Чарада район җитәкчелеге һәм хокук саклау органнары вәкилләре , авыл җирлекләре башлыклары, оешма, учреждение җитәкчеләре катнашты.