Безнең яшь хоккейчылар зур исәп белән җиңделәр

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе

Безнең яшь хоккейчылар  16-17 ноябрьдә Апас район үзәгендә 2000 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан беренчелеге кысаларында  җирле команда  белән очраштылар. Безнекеләр 2 уенда да җиңделәр, исәп  16:0 һәм 12:2. Бу төркемдә тагын Азнакай, Норлат шәһәрләре һәм Байлар Сабасы районы командалары катнаша. Әйтик, 23-24 ноябрьдә Актанышка Норлат шәһәре командасының килүе көтелә. Җанатарларны “Лачын” боз-спорт сараенда көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International