Узган елның апрель айларында республикада гамәлгә кергән “Халык контроле“ дәүләт информацион системасы идарә итүнең яңа фәлсәфәсенә әверелеп бара. Мәгълүм ки, аның ярдәмендә һәркем үзен борчыган мәсъәлә буенча уңай чишелеш эзләп зарларын җиткерә ала. Шулай ук системада башка кешеләр калдырган гаризага “ошый“–“ошамый“ билгеләре куярга һәм ведомстволар чыгарган карарларга бәя биреп була.
Әлбәттә, моның өчен системада теркәлү шарт. Актанышлылар тарафыннан бик яратып файдаланылган, зар, гәйбәт тулы күпләргә таныш интернет сәхифәсеннән аермалы буларак биредә исем урынына, башка беренче ни килә шуны язып булмый. Монда үзен “Алла“ дип атаучылар да, “Бүре“ләр дә, “Нигә“ләр дә, “Игелек эзләүче“ләр дә юк, бар нәрсә ачык. Билгеле, шулай булмаса зар белдереп язылган вазгыятләр дә чишелеш тапмас иде.
“Халык контроле“ системасы ТР Министрлар Кабинетының күзәтү астында тора. Системада 26 категория. Һәрберсе конкрет ведомствога беркетелгән, һәм алар гаризалар чишелеше өчен җавап бирә. Бүгенге көндә системада 15206 гариза теркәлгән. Шуның 7980не чишелгән, 1 меңгә якыны эшләнелә, 4400 гаризага “Дәлилләнгән туктатылу”, ә 1900 гаризага “Плашлаштырылган” статусы бирелгән. “Халык контроле”нә килгән шикаятьләрнең күпчелеге юллардагы вазгыять, юл хәрәкәтен оештыру, экология, юлларның сыйфаты кебек темаларга кагылган.
Хәер, аптырамассың да: юллар мәсъәләсе мәңгелек тоела. Әлеге вазгыять безнең җирлекне дә читләтеп узмый һәм “Халык контролен“дә теркәлгән райондашларыбыз тарафыннан еш телгә алына. Аларның күбесе уңай хәл ителгән. Әлбәттә, арада, башкарылган эшкә кәнәгать булмаучылар да бар. Мәсәлән: Шәрип авылы юллары. Шикаять белдерүче “Алмаз.К“ авылда асфальт булганчы гариза язачакмын дип белдерә һәм шикаять белдерүдән соң башкарылган эшләрне авыл халкыннан көлү дип саный. Райондашларыбыз арасында кәрәзле элемтә, интернет челтәре сыйфатына зар белдерүчеләр дә, авылдагы төзелешләргә кагылышлы, “Чиста Актанышның пычрак яклары“н (“Халык контроле“ системасыннан алынган цитата) күрсәтүчеләр дә, ягъни авыл янындагы чүплекләргә зар багышлап язучылар да бар. Һәм шунысы сөенеч–игътибарсыз калган бер шикаять тә юк. Алар яки уңай хәл ителгән, яки “Дәлилләнгән туктатылу“ статусына ия.
“Халык контроле” проблемаларны адрес буенча хәл итәргә ярдәм итә. Һәркем uslugi.tatarstan.ru Порталында теркәлеп, “Халык контроле” системасында гариза калдыра ала. Гаризага фото яки видеофайл беркетеп була, шулай ук картада проблемалы урынны билгеләп була. Системаның регламенты буенча, 10 көн эчендә гаризага җавап кайтарылырга тиеш.