“Намуслы яшәргә кирәк!” республика коррупциягә каршы юнәлгән рәсемнәр конкурсының район этабы төгәлләнде

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе
 

“Намуслы яшәргә кирәк!” девизы астында үткән рәсемнәр конкурсында районның 14 мәктәбеннән 31 укучы катнашты. Конкурска килгән эшләргә муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәшне оештыру буенча ярдәмчесе Алия Аглетдинова җитәкчелегендәге жюри йомгак ясады.


Нәтиҗәдә урыннар түбәндәгечә бүленде: 1-4 сыйныф укучылары арасында I урында- 1 нче санлы Актаныш урта мәктәбеннән Зөһрә Сәрвәрова. II урында- Чуракай мәктәбеннән Ләйсән Галимова, III урында- Бурсык мәктәбеннән Айдар Бәхтиев һәм Филүзә Галиева, 5-9 сыйныф укучылары арасында I урында- 1 нче санлы Актаныш урта мәктәбеннән Илдар Гарипов, II урында- шул ук мәктәптән Илиза Галиева, III урында- 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбеннән Айрат Разов. Аларның эшләре республика конкурсының йомгаклау өлешенә тәкъдим ителде.

 

 

 

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International