21 ноябрь- сәламләшү (исәнләшү) көне

2013 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Кешеләр бер-берсен төрлечә сәламли. Туган-тумачаң, күрше-күлән, дус-иш, таныш-белешең белән исәнләшү, хәтта бер дә белмәгән кешегә сәлам биреп узу – элек-электән килгән күркәм гадәт. Инглизләр “һеллоу”, гарәпләр “әссәламегаләйкем”, урыслар “привет”, “здравствуйте”, яһүдиләр “шоломалейкем” (“мир вам”) дип сәламли. Татарларда исәнләшү формалары күп төрле. Ә иң еш кулланыла торганы – “исәнмесез”, “саумысыз”. Авыл халкы, гадәттә, кешенең исемен әйтеп сәламли. “Габдрахман, исәнме”, “ни хәлләрдә яшисез”, “ни хәлләрегез бар”, “исән- саулармы барыгыз да”, “сәлам бирдек”, “хәерле иртә”, “хәерле көн”, “хәерле кич”.

 

Бер караганда, бу хакта сүз куерту гаҗәбрәк тоелыр. Әмма моның бер тарихы бар. Америка Кушма Штатларыннан бертуган Майкл һәм Брайен Маккомаки халыкара хәлнең аеруча киеренкеләнгән бер мәлендә – 1970 елның урталарында Җир шарының бөтен почмакларына хат язып сала. Анда аларның бер генә үтенече була: ике бертуган шул хатны кулына алган кешедән, урамга чыгып, ким дигәндә ун кешене сәламләвен сорый. Маккомакиларның хатына бөтен илләрдә диярлек теләктәшлек белдерәләр. Аңа хәтта дәүләт башлыклары да колак сала. Шул вакыттан алып, төгәлрәге, 1973 елның 21 ноябреннән бу көнне сәламләшү (исәнләшү) көне дип билгеләп үтә башлыйлар. Хәзер бу датаны 180 илдә ел саен бәйрәм төсендә билгеләп узалар. Ләкин Русиядә, шул исәптән Татарстанда да аны алай бик зурлап искә алмыйлар.

 

Әмма исәнләшү тирән мәгънәгә ия. “Исәнмесез”, “Саумысыз” дип әйтү генә дә кешенең сәламәтлегенә, исән-имин йөрүенә ниндидер бер сөенү хисен аңлата. Моннан үзең дә канәгатьләнү аласың, кешеләр белән шулай аралашып, күрешеп йөрүеңә сөенәсең.

 

Һәр халыкның үз милли традицияләре, гореф-гадәтләре бар. Әмма һәр халык исәнләшүне үзенчә аңлата. Мәсәлән, осетиннар бер-берсе белән “сәлам” дип исәнләшә. Ә элек алар бер-берсенә “исән-имин көт” дия торган булган. Чөнки борынгы заманнарда үзара бәхәсләр, гадәттә, корал ярдәмендә хәл ителгән.

 
 

Кул биреп исәнләшү каян килеп чыккан соң? Бездә бу алым бик киң таралган. Әйтик, мәҗлесләргә килгәч, туйларда, юбилейларда, туган көнгә багышлап үткәрелә торган чараларда таныш һәм таныш түгел кешеләр белән кул биреп яки ике куллап күрешү гадәте бар. Бу бигрәк тә ир-атларга хас. Белгечләр моны болай аңлата: бик борынгы заманнарда үзара дошманлашып яшәгән кешеләр килешергә теләп, бер-берсенә кул биреп сөйләшкән. Ә бу исә үз чиратында кулда корал юклыгын аңлаткан.

 

Без һәр көнне кем белән булса да исәнләшәбез, бер-беребезне сәламлибез. Ләкин узган-барганда сәлам бирә белмәгән кешеләр дә бар әле. Үз иткән, якын күргән кешеләр башкалар артыннан сәлам әйтеп җибәреп, үзләренең исән-сау икәнлекләрен белгертеп кенә калмый, ә бәлки, танышларына үзләренең ихтирам хисләрен дә җиткерә. Хәтта йомышың төшеп, берәр оешмага кергәч, бер дә таныш булмаган кешеләргә дә сәлам бирү синең әдәплелегеңне, зыялылык сыйфатларын күрсәтә. Өйдә иртән торып, идәнгә баскач, гаиләңә үзеңнең сау-сәламәт икәнлегеңне белдерү, бер-береңнең кәефе турында сорашу – бу яңа көннең уңышлы башлану билгесе. Димәк, алда сине тагын көтелгән һәм көтелмәгән очрашулар, күрешү-исәнләшүләр көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International