ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2015 ел
җомга

     Район күләмендә уздырылган “Яңа офык” газеталар конкурсында Чалманарат мәктәбенең “Хыял” мәктәп газетасы “Иң яхшы төп мәктәп газетасы”  номинациясендә җиңүче дип табылды һәм Диплом белән бүләкләнде. Укытучы Ә.Р.Исрафилова җитәкчелегендәге иҗат төркеменә зур уңышлар телибез.

Бурсык мәктәбендә Туган тел көне үтте.
  20 февраль көнне Актаныш муниципаль районы Советының икенче чакырылыш кырык өченче утырышы булып узды.
   19 февраль көнне Минзәлә шәһәрендә Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышланган, Муса Җәлил исемендәге  3-че бөтен рәсәй фәнни-практик конференциясе узды.
   17 февраль көнне Кадет интернат-мәктәбенең 5 сыйныф укучылары тәрбиячеләре Мокимов Р.Р. белән  Хисматуллин Гайса Хисматулла улы ветераны кырына бардылар. Гайса Хисматулла абый Актаныш районының Тыңнамас авылында яши.
Көндез республика буенча 5-10, көнчыгышта 14 градуска кадәр салкын булачак
Бүген гимназия-интернатта 5-6 сыйныф укучыларының инглиз теле буенча районкүләм олимпиадасы үтә.
2015 елның 21 февралендә 9.00 сәгатьтә "Актаныш" универсаль спорт комплексында белем бирү оешмалары арасында бадминтон буенча турнир булачак.
Районыбызда шактый еллар уткәрелеп килүче җитәкчеләр спартакиадасы  быел  22  февраль  көненә билгеләнгән
Спартакиада ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, мәгариф оешмалары, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре, мөгаллимнәр арасында физик тәрбияне пропагандалау, спортны популярлаштыру максатыннан, оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International