21 февраль көнне Кукмарада республика буенча мәгариф хезмәткәрләре кышкы спартакиадасының финал ярышлары уздырыла

2015 елның 20 феврале, җомга
Спартакиада ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, мәгариф оешмалары, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре, мөгаллимнәр арасында физик тәрбияне пропагандалау, спортны популярлаштыру максатыннан, оештырыла. Республиканың 45 районыннан килгән мең ярымга якын катнашучы тубэндэге торлэр  буенча көч сынашачак: чаңгыда узышу эстафетасы, тимераяк (шорт-трек), өстәл теннисы, турникта тартылу,  дартс, шахмат, волейбол, аркан тарту һ.б. 
 
 Әлеге Республикакуләм спорт чарасында  30 кешедән торган Актаныш районы мәгариф хезмәткәрләре командасы да катнашачак.  Райондашларыбызга уңышлар телибез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International