Җитәкчеләр спартакиадасына рәхим итегез

2015 елның 20 феврале, җомга
Соңгы  елларда  сәламәт яшәү рәвешен, спортны пропагандалауга  зур игътибар бирелә. Мәгъүлум булганча, һәр эш, һәр башлангыч  җитәкчеләр  үрнәгендә нәтиҗәлерәк була. 
 
Җитәкче – ул һәр өлкәдә дә сынатмаган, кул астында эшләүчеләргә һәрьяктан да үз сыйфатлары, эш-гамәлләре белән өлге булырга тиеш кеше.  Спорт өлкәсе дә искәрмә түгел. 
 
Районыбызда шактый еллар уткәрелеп килүче җитәкчеләр спартакиадасы  быел  22  февраль  көненә билгеләнгән.  Район җитәкчеләрен бергә туплый ул һәм, үз чиратында, оешма-предприятиеләрнең эшчәнлеген дә берләштерә, бер юнәлештә хәрәкәтләнергә зур этәргеч бирә. Элеге спорт чарасы быел Бөек Җиүнең 70 еллыгана һәм шулай ук  23 февраль– Ватанны саклаучылар көненә багышлана.  Масксаты : физик тәрбияне пропагандалау, спортны популярлаштыру, физкультура – спорт эшен җанландыру һәм, әлбәттә, иң көчле җитәкчеләрне билгеләү.  
 
Ярышларда район хакимияте җитәкчелеге,  авыл җирлекләре башлыклары, районның хуҗалык, оешма –предприятияләре, учреждение җитәкчеләре, мәктәп директорлары  чаңгыда узышу эстафетасы, өстәл теннисы, шорт-трек, йөзү,  армспорт, дартс, бильярд, волейбол  буенча  көч сынашачак. 
Спартакиадага  иртәнге сәгать  9.00  “Бүләк” чаңгы трассасында чаңгы ярышы белән старт биреләчәк. . Калган төр ярышлар  БИҮдә, “Яшьлек“ ММҮдә , Актаныш" универсаль спорт залында дәвам итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International