Ничек яшисең, ветеран?

2015 елның 20 феврале, җомга
   17 февраль көнне Кадет интернат-мәктәбенең 5 сыйныф укучылары тәрбиячеләре Мокимов Р.Р. белән  Хисматуллин Гайса Хисматулла улы ветераны кырына бардылар. Гайса Хисматулла абый Актаныш районының Тыңнамас авылында яши. Укучылар өй һәм хуҗалык эшләре белән ярдәм иттеләр. Гайса абый үзенең биографиясе һәм сугыш хатирәләрен турында сөйләп китте. Тагын укучылар Гайса абыйга ныклы сәламәтлек, сугышта катнашым хәзерге көннәргә тынычлык алып килгәне өчен рәхмәт әйтеп якынлашып килүче - "Ватанны саклаучылар көне" бәйрәме белән тәбрик иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International