Татарстанда төнлә 29 градуска кадәр суыта

2015 елның 20 феврале, җомга
Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республикада аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар. Көндез урыны белән буран булырга мөмкин. Юлларда - бозлавык.

Төнлә республикада - 17-22, аязган вакытта 29 градуска кадәр суык көтелә. Иртән көнбатыш районнарда 12-17 градус салкын булачак. Көндез термометр баганалары - 5-10, көнчыгыш районнарда 14 градусны күрсәтәчәк.

Төнлә Казанда 17-20, аязган вакытта 28 градуска кадәр салкын көтелә. Көндез - 5-8 градус суык.

21 февральгә каршы төндә Татарстанда болытлы һава, һава температурасы - 10, көнчыгышта 14 градуска кадәр салкын тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International