Утырышта муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев, сайланган делегатлар, авыл җирлеге башлыклары катнаштылар.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1.Актаныш муниципаль районы муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.
Мәсьәлә буенча район Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Альберт Тимиров чыгыш ясады.
2. Авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнарына җирлеккә кагылышлы аерым сорауларны хәл итү буенча вәкаләтләрен тапшыру турында.
3. 2014 ел нәтиҗәләре буенча җирлекләрдәге гражданнар җыелышларында халыктан кергән сораулар турында.
Чыгыш ясады Актаныш муниципаль район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев.
4. Актаныш муниципаль районы Советы депутатын вакытыннан алда вазифасыннан азат итү турында.