ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2015 ел
җомга
Ватанны саклаучылар көне – Россиянең үткәненә, аның бүгенге һәм киләчәк сакчылар буынына бәйләнгән бөек бөтенхалык бәйрәме.

Бүген Икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә 6-7 сыйныф укучылары катнашында Халыкара туган тел көненә багышланган класстан тыш чара үтте.

4 сыйныф укучылары өчен татар һәм рус телләреннән район олимпиадалары булып узды. Икенче санлы Актаныш урта мәктәбеннән 4а классыннан Гильмуллина Алинә һәм Вазиева Марьям катнаштылар. Рус теленнән Алинә - җиңүче, Марьям призер булдылар, ә татар теленнән икесе дә призер. Котлыйбыз!
19 нчы февраль көнне Минзәлә педагогия колледжында уздырылган Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Муса Җәлил исемендәге III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә 8 класс укучысы Бәширова Зәлия һәм 5 класс укучысы Хәйриева Эльза уңышлы чыгыш ясап, сертификат алып кайттылар.
2А сыйныф укучылары (җитәкчеләре - Ахунова Илиза Энгеловна) "Эверест" Халыкара олимпиадасында катнашты.
4А сыйныф укучысы Хазиева Таңсылу (сыйныф җитәкчесе - Ахунова Илиза Энгеловна) Бөек Җиңүнең 70-еллыгы уңаеннан үзенең бабасы турында сөйләде.
"Туган тел" көне уңаеннан мәктәптә түбәндәге чаралар үткәрелде. "Иҗат көне"ндә укучылар үзләре иҗат иткән шигырь һәм әкиятләре белән таныштырдылар. Аларга түбәндәгечә урыннар чыгарылды: 1 урын - Хисамова Р. "Көзләр моңы" шигыре, 2 урын - Магданова А. "Хәдичә" әкияте, 3 урын - Исламова Л. "Куян баласы".

Бөтенрәсәй күләмендә уздырылган “Бүген бәйрәм - әни бәйрәме” иҗади бәйгедә катнашып, Чалманарат мәктәбе укучылары  һәм татар теле укытучысы Ә.Р.Исрафилова призлы урынга чыгып, Диплом белән бүләкләнделәр.

Исрафилова Ә.Р. -  II;  Гайсина Л.С. – I; Сарварова Л.И. – II;   Исаева Э.И. – III;  Шәрипҗанова Я.М. –III урын. Аларга зур уңышлар телибез. Укытучы Исрафилова Ә.Р Рәсәйнең “Рәхмәт хаты” белән бүләкләнде.

 

 

     Чалманарат мәктәбендә 21 нче февраль – Халыкара туган тел көненә багышланган кичә оештырылды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ә.Р.Исрафилова кызыклы биремнәр әзерләгән иде. Укучылар актив катнаштылар. 6 нчы сыйныф укучылары “Иң тапкырлар” номинациясендә җиңүче булдылар, һәркем кичәдән канәгать калдылар
Бурсык мәктәбе укучылары рус теленнән имтихан эшен үтәп карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International