Аккүз мәктәбе яңалыклары

2015 елның 20 феврале, җомга
"Туган тел" көне уңаеннан мәктәптә түбәндәге чаралар үткәрелде. "Иҗат көне"ндә укучылар үзләре иҗат иткән шигырь һәм әкиятләре белән таныштырдылар. Аларга түбәндәгечә урыннар чыгарылды: 1 урын - Хисамова Р. "Көзләр моңы" шигыре, 2 урын - Магданова А. "Хәдичә" әкияте, 3 урын - Исламова Л. "Куян баласы".
Шулай ук "Туган телем - иркә гөлем" иншалар бәйгесе үткәрелде. Анда урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын - Исламова А., Хөснимәрдәнова Т.,
2 урын - Исламова А., Исламова Л.,
3 урын - Муллаянова Зөһрә.
Болардан тыш Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр бәйгесе дә игълан ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International