Бүген, 22 май көнне, мәктәбебездә соңгы кыңгырау бәйрәме уздырылды. Бәйрәмгә кунак булып район вәкиле Амирзянов Дилшат Гайнетҗан улы, авыл башлыгы Шайхыразиев Камил Мәхмүт улы, Такталачык табиблык амбулаториясе җитәкчесе Минхузин Ленар Сәүбан улы, лаеклы ялдагы укытучылар килде.Чара җыр - биюләр, котлаулар белән үрелеп барды.Уку елы дәвамында уку, мәдәният, спорт, матбугат өлкәсендә актив укучылар мәктәп дирекциясенең диплом һәм грамоталары белән бүләкләнде. "Ел укучысы-2015" исеменә 8 класс укучысы Габдуллина Энҗе лаек булды.
Шушы көннәрдә сәләтле балалар өчен гимназия-интернат һәм Иске Кормаш мәктәбе укучылары, Германиядән 30 кешелек делегация белән берлектә, Төркия шәһәрләренә сәяхәт кылдылар.
Мәктәбебездә бүген "Соңгы кынгырау" бәйрәме үтте.
Бүген Икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә 4в сыйныфында Чыгарылыш кичәсе булып узды. Бәйрәм тантаналы рәвештә актлар залында башланып китте. Килгән ата-аналар балаларның җыр, шигырь һәм биюләрен карап үттеләр.