Актаныш районы мәктәпләрендә бүген соңгы кыңгырау чыңлый

2015 елның 22 мае, җомга

Әле кайчан гына мәктәп үзенә укучылар кабул иткән иде, инде менә тагын аларны зур тормыш юлына озатыр вакыт җитте. Районның 158 баласы быел 11 сыйныфны тәмамлый. Шулар арасында Актанышның икенче санлы урта мәктәбеннән укучылар да бар. Шатлыклы да, шул ук вакытта сагышлы да мизгелләр. 11 ел буе бергә укыган сыйныфташлардан, белем биргән, икенче әти-әниләргә әйләнгән укытучылардан аерылу, әлбәттә күңелне кузгата торган вакыйгалар. Тик тормыш алга бара. Уку дәверендә алган белемнәр аларга киләчәктә ярдәм итәр дип ышанасы килә.

Бәйрәм барышында мәктәп директоры Вахитов Илшат уку, сәнгать, спорт өлкәсендә ел буе ирешелгән уңышлар белән таныштырып үтте. Мәктәп тормышында актив катнашкан, республика, бөтенрәсәй күләмендә үткәрелгән төрле ярыш-бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында җиңүләр яулаган укучыларны бүләкләде. Чыгарылыш сыйныф укучыларына изге теләкләрен җиткерде. Аларның бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, тормышта югалып калмыйча, үз урыннарын табуларын, чын кеше булуларын теләде.

Укучыларны тәбрикләү өчен муниципаль район башлыгы Фаил Камаев та килгән иде. Ул да үзенең фикерләрен җиткерде.

– Кадерле балалар, укытучылар, ветераннар! Россия күләмендә соңгы кыңгырау бәйрәмнәре уза. Әлбәттә, бу – куанычлы чор. Бердәм дәүләт имтиханнарын әйбәт кенә тапшырып, тормышта үз юлыгызны табарсыз дип ышанам. Моның өчен сезгә мәктәптә тулысынча мөмкинлекләр булдырылган. Укытучылар, әти-әниләрегез сезнең өчен көчләрен кызганмыйлар, шулай булгач, сез дә югалып калмассыз дип өметләнәбез. Киләчәктә сезнең уңышларыгызга сөенергә, безнең районның кызы, улы бит бу дип горурланырга язсын.

Укучыларның күңелләрне эретерлек җырлары, нәфис сүзләре белән үрелеп барган бәйрәм ахырында йөрәкләрне чеметтереп соңгы кыңгырау чыңлады. Күзләрдәге яшь бөртекләре аша һәркем балаларга хәерле юл, җиңел имтиханнар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International