Актанышта фән олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Бүген, 21 май көнне Актаныш район мәдәният йортының тантаналар залында фән олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү чарасы булып узды. Тантанада район башлыгы Фаил Камаев, район Башкарма комитет урынбасары Ландыш Шамсунова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләйсән Нурлыева, укучылар, укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре катнашты.

Заман нинди генә таләпләр куйса да, укытучының эш бер төп юнәлеше булып – вакытында балаларның сәләтен ачыклау һәм аларны үстерү күптармаклы системасы тора. Билгеле, ел саен районда, республикада үтеп килүче фән олимпиадалары укучыларда, бигрәк тә сәләтле балаларда, белемгә омтылыш тәрбияли.

Актаныш районы мәктәпләренең олимпиада нәтиҗәләре елдан-ел артуга бара – республика, төбәкара, Россия, Халыкара олимпиада нәтиҗәләре сөендерерлек.

Урта белем бирү мәктәпләре арасында гуманитар гимназия, 1нче, 2 нче санлы Актаныш мәктәпләре, Киров, Мари-Суксу, Такталачык, Пучы, Сәфәр, кадет, Тат.Суксу, төп белем бирү мәктәпләре арасында Әтәс, Ямалы, Бурсык, Теләкәй мәктәпләре олимпиада нәтиҗәләре үсештә.

Мәгариф министрлыгының боерыгы нигезендә 2014-2015 нче уку елында район мәктәпләре арасында 21, республикада 21 фәннән олимпиадалар үткәрелеп, район олимпиадаларында 1373, республикада 98, төбәкара олимпиадада - 2, рәсәйкуләм олимпиадасында - 2, халыкара фән олимпиадаларында - 14 укучы катнашты.

2014 - 2015 уку елында район укытучыларының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә республика, бөтенрәсәй, төбәк, халыкара фән олимпиадаларында 36 призлы урын яуланды. Соңгы 5 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, бу уку елында безнен иң югары ирешкән үрләр. Олимпиада нәтиҗәләренең төп күрсәткече ул укучыларның җыйган баллары. Татар теле һәм татар әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты, мари теле, җәмгыять белеме, тарих, хокук, технология, химия, тормыш иминлеге нигезләре фәннәреннән Актаныш районының нәтиҗәсе уртачадан югары.

Чараның иң тантаналы мизгеле булып, “Гыйлем иясе – 2015” исеменә лаеклы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 11 сыйныф укучысы Шәйхин Айдарны котлау булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International