ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Һәр ел саен апрель-май айларында, тирә-ягыбызны чүп-чардан арындыру һәм төзекләндерү йөзеннән, чисталык икеайлыгы игълан ителә. Бу эшкә элек-электән чисталыкка һәм матурлыкка битараф булмаганнар катнашты һәм катнаша.
Хәбәр иткәнебезчә, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Актаныш районы авыл җирлекләрендә җирле үзидарәнең вәкилле органнарына сайлауларга кандидатураларны билгеләү буенча праймеризлар – партия эчендә башлангыч тавыш бирүләр бара.

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме 22 май көнне була. Башлану вакыты - 9.00 сәг. Хөрмәтле ата-аналар, укытучылар рәхим итегез.


19 май көнне "Ел укучысы-2015" бәйгесе булып узды. Урыннар чыгарганда укучыларның портфолиолары каралды, уку елы дәвамында төрле конкурсларда катнашуы, өлгереш табеле буенча еллык билгеләре исәпкә алынды. Бәйге нәтиҗәләре түбәндәгече: 1-4 нче класслар арасында абсолют җиңүче - 2 нче класс укучысы Вахитова Адилә. 5-11 нче класс укучылары арасында абсолют җиңүче-10 класс укучысы Нургалиева Сөмбел. Котлыйбыз!
Районыбызда 2002 нче елда туучы һәм аннан да яшьрәк балалар арасында Н.Хаков призына милли татар-башкорт көрәше буенча ярышлар үтте.
Иске Богады авылы китапханәсендә, "Кояшкай" балалар бакчасы балалары белән "Тыныч булсын күгебез" исемле мәгълүмәт сәгате узды.

Гамил Афзал исемендәге район иҗат фестивале кысаларында узган нәсер язу бәйгесендә 4 нче класс укучысы А. Хаҗиева   3 нче урынга (җитәкчесе - Н. Х. Хаҗиева), 8 класс укучысы Э. Габдуллина  2 нче урынга (җитәкчесе - А. М. Шәемова), 10 нчы класстан А. Яппарова1 нче урынга, Г. Хөрмәтуллина кызыксындыру бүләгенә  (җитәкчеләре - Ә. Г. Нуриева) лаек булдылар. 

Район күләмендә үткәрелгән “Геология и мы” конкурсында 8 класс укучылары укытучылары  Н. Х. Хаҗиева  җитәкчелегендә актив катнаштылар. “Поделки из камня” конкурсының “Что в образе тебе в моем?” номинациясендә Габдуллина Энҗе  эше – II урын,  “Поделочные и облицовочные  камни нашего района “ номинациясендә Ханова Алиянең эше  I урын алды. “Рисунки” конкурсының “Минерологический агрегат (индивид)” номинациясендә  Габдуллина Энҗе  эше – I урын, “Палеонтологический объект” номинациясендә Харисова Сөмбелнең эше  II урынга лаек булды.

20 нче май көнне Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 класс укучылары Казан шәһәрендә үткән “WorldSkills Russia 2015 профессиональ осталык милли чемпионаты күргәзмәсендә булып кайттылар.

“Геология һәм без” район конкурсында безнең мәктәпнең 8 нче укучылары Гыйлмуллин Илназ һәм Фахриев Илшат “Туган як табигате” номинациясендә I  һәм II урыннарны алдылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International