19 май көнне Киров урта мәктәбенең спорт залында Пионерия көненә багышланган спорт ярышлары булды. Анда 5, 6, 7 класслар төрле викториналарда, спорт эстафетасында көч сынаштылар. 1 урын - 7 класска, 2, 3 урыннарны 5, 6 класслар алды. Укучылар Муса Җәлил исемендәге балалар оешмасы тарафыннан грамоталар белән бүләкләнделәр.
Бүген, 20 май көнне 10.00 сәгатьтә Актанышның “Иман” спорт комплексында 2002 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Наил Хаков призына татар-башкорт милли көрәше буенча район ярышлары бара.