Бүген, 20 май көнне 10.00 сәгатьтә Актанышның “Иман” спорт комплексында 2002 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Наил Хаков призына татар-башкорт милли көрәше буенча район ярышлары бара. Ярышларның төп максатлары булып районда милли көрәшне популярлаштыру, спорт осталыгын арттыру һәм көчлерәк көрәшчеләрне ачыклау тора.
Ярышларны район Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге мөдире Айдар Иманаев ачты. Шулай ук ачылу тантанасында милли көрәш буенча РСФСРның спорт мастеры Наил Хаков катнашты. Ул барлык катнашучыларга уңышлар һәм матур җиңүләр теләде.
Ярышларда 10 үлчәү категориясендә кадет интернат-мәктәбеннән, районыбызның урта, төп гомуми белем бирү мәктәпләреннән 12 команда – 62 укучы катнаша.
Үз үлчәмендә 1, 2, 3 урыннарны алган катнашучылар Актаныш муниципаль районы Башлыгы бүләге һәм грамота белән, ә призлы урыннар алган командалар оештыру комитеты грамоталары белән бүләкләнәчәк.