20 май көнне Актанышның “Иман” спорт комплексында 2002 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Наил Хаков призына татар-башкорт милли көрәше буенча район ярышлары узды. Шул ярышларда Актаныш кадет интернат-мәктәбе командасы IIIче урынны яулады.
Аларның аерым җиңүләре:
1. Аглетдинов Ленар (5 кл.) 32 кг категорияле авырлыкта - Iче урын;
2. Назаров Джасурбек (6 кл.) 50 кг артыкрак категориядәге авырлыкта - Iче урын.
Котлыйбыз!