«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Актаныш районы авыл җирлекләрендә праймеризлары дәвам итә

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Хәбәр иткәнебезчә, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Актаныш районы авыл җирлекләрендә җирле үзидарәнең вәкилле органнарына сайлауларга кандидатураларны билгеләү буенча праймеризлар – партия эчендә башлангыч тавыш бирүләр бара. Бүген, 21 май көнне әлеге чара Аккүз һәм Иске Байсар мәйданчыкларында узып, исәбе буенча районда уникенчесе булды.

Быел 13 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көнендә республикада ТР Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар була.  Шул сайлауларга әзерлек кысаларында, районыбызның 26 авыл җирлегендә партия эчендә алдан сайлап карау – праймеризлар үткәреләчәк. Җирле дәрәҗәдәге 209 депутат сайланачак.

      Тавыш бирү башланганчы “Бердәм Россия” партиясенең вәкилләре 20 сайлап алучы (выборщиклар) алдында ни өчен депутатлыкка нәкъ менә алар кандидат булырга лаек икәнлекләрен дәлилләү максатында үзләренә билгеләнгән биш минут вакыт аралыгында чыгыш ясадылар. Партия алдан тавыш бирүгә чыгарган исемлеккә 15 кандидат кергән. Араларында җитәкчеләр дә,  иҗтимагый оешмалар тарафыннан тәкъдим ителүчеләр дә бар.

    Праймеризны Актаныш муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хаев ачып җибәрде. Ул билгеләп үткәнчә, башлангыч тавыш бирүләр күппартиялелек шартларында бик дөрес алым, нигездә, халыкка якын проблемаларны күтәрәләр.

Праймеризда иң күп тавыш алган “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары июнь аеның икенче яртысында үтәчәк Актаныш җирле бүлекчәсенең конференциясендә җирлекләрдә авыл Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтеләчәк. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International