Иҗади бәйге.

2015 елның 22 мае, җомга
22 май көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә  "Тылсымлы каләм безнең кулларда" дигән иҗади бәйгегә йомгак ясалды. Әдәбият елы кысаларында оештырылган әлеге бәйгедә укучы балалар катнашты. Беренче урынга  Лариса Зиятдинова лаек диеп табылды.Икенче урынны Азалия Мирзанурова белән Зәйнәп Фазлыевалар бүлеште. Ә 3 урын Алсу Ситдикова һәм Резеда Ситдиковаларга бирелде. Җиңүчеләргә Грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Чара барышында һәркем үзенең  иҗат җимеше белән таныштырды. Соңыннан китапханәче балалар шагыйрьләренең  китапларын укучыларга тәкъдим итте. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International