Актаныш 1 нче санлы мәктәбендә "Соңгы кынгырау" тантанасы

2015 елның 22 мае, җомга

Мәктәбебездә бүген "Соңгы кынгырау" бәйрәме үтте. Тантаналы кичәне 11 нче сыйныф укучылары "Мәктәп вальсы" белән башлап җибәрде. Мәктәбебез директоры Рәйлә Фатхулловна укучыларыбызга изге теләкләрен җиткерде һәм түбәндәге укучыларны уку, сәнгать, спорт номинацияләрендә уңышлары өчен бүләкләп китте: Акмалова Динара, Ахиярова Ландыш, Басырова Ләйсән, Хөсәинов Раил, Ялалов Наил, Могтазиров Камил, Зиннурова Ләйсән, Исмәгыйлов Алгиз. Шулай ук роботехника буенча рәсәй күләм олимпиадасының республика этабында җиңүчеләре Мирзамәхәммәтов Ильяс, Хәлилов Илгиз, Хабибуллин Йосыф, Фазлиев Рәмис, район һәм республика күләмендә технология фәне буенча үткәрелгән олимпиаданың абсолбт җиңүчесе Галимҗанов Айдар, "Идел" бию ансамле солисты, республика күләмендә үткәрелгән "Иң шәп айдаман" конкурсының Гран-при иясе, Рәсәй президентының 30000 сум күләмендә грант иясе Гарифуллин Рамилгә бүләкләр тапшырылды.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын Актаныш башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Ингел улы Фаттахов тәбрикләде.

Бәйрәм җыр һәм биюләр белән үрелә барды. Тантана ахырында соңгы кынгырау шалтырады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International