22 май көнне Чалманарат мәктәбендә 9 класс укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Бәйрәмгә укучыларның ата-аналары, Актаныш муниципаль районы администрация вәкиле Шәйгарданова Резеда Рәүфәт кызы, җирле үзидарә башлыгы Ахметов Камил Сабирҗан улы килделәр. Алар укучыларны бәйрәм белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм тантанасы чыгарылыш класс укучыларына укытучыларының изге теләкләр юллавы, матур җырлар, шигырьләр, биюләр белән үрелеп барды. Башлангыч класс укучыларының чыгарылыш сыйныф укучыларын котлавы бик тәэсирле булды.
22 май көнне Татнетны үстерү фонды һәм ТР Яр Чаллы шәһәре «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе оештырган «Яшь татнетчылар - 2015» I интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен котлау тантанасы булды. Безнең мәктәптән бу конкурста ике укучы катнашып уңышлы чыгыш ясады. 8 класс укучысы Гыйлмуллин Илназ – “Җиңү эзләре буйлап”сайты белән республика күләмендә 2 нче урынга лаек булды. 6 класс укучысы Шәрифҗанова Айзирәнең “Тузганак” сайты грамота белән билгеләп үтелде. Җитәкчеләре: Ч.З.Гыйлмуллина. Аларны уңышлары белән котлыйбыз!22 май көнне Татнетны үстерү фонды һәм ТР Яр Чаллы шәһәре «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе оештырган «Яшь татнетчылар - 2015» I интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен котлау тантанасы булды. Безнең мәктәптән бу конкурста ике укучы катнашып уңышлы чыгыш ясады. 8 класс укучысы Гыйлмуллин Илназ – “Җиңү эзләре буйлап”сайты белән республика күләмендә 2 нче урынга лаек булды. 6 класс укучысы Шәрифҗанова Айзирәнең “Тузганак” сайты грамота белән билгеләп үтелде. Җитәкчеләре: Ч.З.Гыйлмуллина. Аларны уңышлары белән котлыйбыз!