Чалманарат мәктәбе яңалыклары

2015 елның 23 мае, шимбә

22 май көнне Чалманарат мәктәбендә 9 класс укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Бәйрәмгә укучыларның ата-аналары, Актаныш муниципаль районы администрация вәкиле Шәйгарданова Резеда Рәүфәт кызы, җирле үзидарә башлыгы Ахметов Камил Сабирҗан улы килделәр. Алар укучыларны бәйрәм белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм тантанасы чыгарылыш класс укучыларына укытучыларының изге теләкләр юллавы, матур җырлар, шигырьләр, биюләр белән үрелеп барды. Башлангыч класс укучыларының чыгарылыш сыйныф укучыларын котлавы бик тәэсирле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International