Соңгы кыңгырау чыңлады.

2015 елның 23 мае, шимбә
22 май көнне мәктәптә соңгы кыңгырау бәйрәме үтте. Бу көнне җылы сүзләрне дә, бүләкләрне дә, матур чәчәкләрне дә  мулдан өләшәләр. Бәйрәм бик күңелле үтте. Бәйрәмдә катнашучыларны район вәкиле 9 санлы ПМК директоры Шакиров Абугали Рафагатович район башлыгы исеменнән котлауларын җиткерде. "Әнәк" агрофирмасы җитәкчесе Фатхиев Ф.Г. тәбрикләвен Яңа Кормаш бүлекчәсе белгече Әхмәтзәкиева З.Г. тапшырды. Тат.Суксу авыл җирлеге исеменнән Хаҗиева Ф.Г. котлады. Сүзне килгән кунаклар, ата-аналар, класс җитәкчесе дәвам итте.  Быел безнең мәктәпне 2 укучы тәмамлый. Вәлиев Айнур уку елын "4"-"5" билгеләренә, ә Гардисламова Регина гел бишлегә генә тәмамлый. Татар теленнән бердәм республика тестын укучыларның икесе дә уңышлы тапшырдылар. Ә алда тагын да катлаулырак сынаулар көтә. Бу сынауларда да укучыларыбызга уңышлар телибез. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International