Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Иске Байсар авыл китапханәсендә язучы Фәнис Яруллинга багышланган китап күргәзмәсе оештырылды.
Бүген 8декабрь көнне “Актаныш” спорт комплексында инвалидлар декадасы кысаларында физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз арасында Спартакиада узды.
Китапханәдә беренче сыйныф укучылары.
8 нче декабрь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсе 1 нче сыйныф укучылары белән очрашу үткәрде.
Күҗәкә авыл китапханәчесе мөмкинлекләре чикле булганнарның өйләрендә булып, аларга файдалы һәм кирәкле информацияләр бирде, шулай ук яңа китаплар, вакытлы матбугат белән таныштырды.
5 декабрь көнне «Туган телем шыгыйрьләр теле» III Республика фәнни-эзләнү конференциясенең йомгаклау туры үтте. Анда безнең мәктәптән 8 класс укучысы Хөснимәрдәнова А. (җитәкчесе Ахметова З.Н.), 9 класс укучысы Хисамова Р.(җитәкчесе Исламова Д.Й.) дипломант булдылар.
6 нчы декабрь көнне Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Россиядә код сәгате” акциясе уздырылды Шул уңайдан шул көнне тематик дәресләр уздырылды. Укучыларга информацион технологияләр, информатика фәнен өйрәнү һәм программалаштыруны ни өчен белергә кирәклеген видеоматериалларга нигезләнеп аңлатты. Дәрес ахырында һәр укучыга да бу акциядә катнашу максат итеп куелды. Укучыларыбыз акциядә актив катнашырлар дип ышанып калабыз!