Инвалидлар ункөнлеге кысаларында , бүген 8декабрь көнне «Актаныш» Спорткомплексында мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз катнашында Спартакиада оештырылды. Катнашучылар парадын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шамсунова сәламләде.
Башка еллардан аермалы буларак, әлеге чарада барлык җирлекләр дә актив катнаштылар . Барысы 153 кеше биредә үзенең көчен, елгырлыгын, осталык – үткенлеген күрсәтте.
Ярышлар 7 төрдә оештырылган иде: шашка, шахмат,өстәл теннисы, кул көрәше, ир-егетләр өчен турникта тартылу, ә хатын-кызлар өчен яткан килеш гәүдәне күтәрү(отжимание) каралган иде.
Спартакиадага төшкән бик күпләр өчен бүген иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу булса да, ярышлар урынсыз, җиңүсез булмый, әлбәттә.
I урынны Киров авыл җирлеге командасы,
II урынны Тат.Суксу,
III урынны Яхшый җирлеге команадалары яулады.
Шәхси беренчелектә призлы урыннарга ия булучыларга акчалата призлар тапшырылды.
Җиңүчеләр:
Настольный теннис(мужчины)
Настольный теннис (женщины)
Шахматы (мужчины)
Шахматы (женщины)
Шашки (мужчины)
Шашки (женщины)
Армспорт (мужчины)
Армспорт (женщины)
Дарст (мужчины)
Дарст (женщины)
Подтягивание (мужчины)
Отжимание (женщины)