"Ак кәгазь торналар" район конкурсы җиңүчесе

2015 елның 8 декабре, сишәмбе
Актаныш районы Балалар иҗат үзәге тарафыннан сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен "Ак кәгазь торналар" оригами конкурсы игълан ителгән иде. Бу конкурста Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 3 класс укучысы Нәҗмиев Алмаз да катнашты. Ул конкурска класс җитәкчесе Әмирова А.Н. җитәкчелегендә һәм сыйныфташлары ярдәме белән Кусудама шарлары эшләде, 1 урынны яулады. 7 декабрь көнне Алмаз Иҗат үзәгендә уздырылган бәйрәмдә катнашты, грамота һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International