Балалар китапханәсендә.

2015 елның 8 декабре, сишәмбе

Бүген,8 декабрь көнне, Актаныш үзәк балалар китапханәсендә 2нче санлы Актаныш мәктәбенең 1а (сыйныф җитәкчесе Лүзия Хузина) һәм 1г ( сыйныф җитәкчесе Миләүшә Салахова) сыйныф укучылары мәдәни көндәлекләре белән экскурсиягә килделәр. Без, китапханәчеләр, үз чиратыбызда укучыларны китапханә белән,  китапханәгә кайткан балалар журналлары һәм газеталары белән таныштырдык.

Ә соңыннан “Кышлаучы кошларга ярдәм итик” исемле презентация ярдәмендә, безнең якларда кышлаучы кошлар белән, аларның яшәү һәм туклану шартлары белән таныштырдык. Кошларга кыш көне  җимлекләр ясарга кирәклеге турында аңлатылды. Җимлекне ясап кына калмаска, ә аны даими карап, чистартып, аларга җим салып торырга кирәклеген төшендердек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International