6 нчы декабрь көнне Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Россиядә код сәгате” акциясе уздырылды Шул уңайдан шул көнне тематик дәресләр уздырылды. Укучыларга информацион технологияләр, информатика фәнен өйрәнү һәм программалаштыруны ни өчен белергә кирәклеген видеоматериалларга нигезләнеп аңлатты. Дәрес ахырында һәр укучыга да бу акциядә катнашу максат итеп куелды. Укучыларыбыз акциядә актив катнашырлар дип ышанып калабыз!