5 нче декабрьдә сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта «Туган телем – шагыйрьләр теле» III Республика фәнни-эзләнү конференциясе үтте. Анда Яңа Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче класс укучысы Хафизов Айнур уңышлы чыгыш ясады һәм I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.
"SaMosтоятельные Дети" планы һәм СПИДка каршы көрәшү көне буенча, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Россияның Татарстан Республикасы буенча наркотикларның әйләнешенә каршы торучы идарәсе "Шәмнәрнең саны синнән генә тора" республика акциясе игълан итте.
Олыласаң кешене, олылырлар үзеңне.
Укырга, укырга һәм укырга!
Сәламәт тәндә- сәламәт акыл
Татар шагыйре, якташыбыз М.Мирза бездә кунакта
Тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль туры нәтиҗәләре:
Юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне кысаларында гимназиябез укучылары “Тылсым” мәктәп балалар бакчасы укучылары, ЮХИДИ юл хәрәкәте иминлеге фонды җитәкчесе Рәсимә Сәетова белән берлектә, юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы агитация оештырдылар. Бу чара рамкаларында укучылар автомобиль йөртүчеләргә юл кагыйдәләре буклетлары тараттылар.
Россия Федерациясендә салым хезмәте оешуга 25 ел тулуга багышланган иншалар конкурсында гимназия-интернат укучылары Галләмова Рүзилә һәм Закирова Алинә актив катнашып, бүләкләргә ия булдылар.