ТР Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе И.Э.Фәттахов инициативы буенча, 6 чы декабрь көнне Кадет интернат-мәктәбенең 9 кадеты Актаныш муниципаль районы МОП отделы начальнигы Н.А.Загретдинов, ТР Актаныш муниципаль районы буенча хәрби комиссары Л.С.Ахметзянов, Кадет иртернат-мәктәбе воспитателе Н.К.Хоҗҗәтов һәм 6 ата-ана белән Башкортстанның Алкино поселыгында урнашкан хәрби частька экскурсияга барып кайттылар.
Киров мәдәният йортында концертка әзерлек уңаеннан репитицияләр бара.
4 декабрь көнне Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы Л.Г.Фазлиева җирлектә яшәүче урын өстендә ятучы инвалидларны һәм инвалид балаларның өйләрендә булды .Аларның хәлләрен белеп, депутатлар ярдәме белән тутырылган күчтәнәчләрне тапшырды.
"Кунел жылысын биреп".Кул эшләре күргәзмәсе.
5 нче ноябрь көнне Күҗәкә авыл клубында ял кичәсе үткәрелде.
Күпләрне җырчы Радик Юльякшинның ни өчен Еlvin Greу исеме белән йөрүе кызыксындыра. Бу, мөгаен, Радикка иң еш бирелүче сорауларның берседер. Шуңа да җырчы егет моның тарихын сөйләргә булды.
Өе барның – көе бар, дигән татар халык мәкале бар. Дөресе дә шул бит. Бигрәк тә яшь гаиләләр өчен үз куышын булдыру теләге белән яна. Ләкин өйләнешү белән торак сатып алу барлык яшь парларның да хәленнән килми. Кайберәүләр банктан кредит алып торак мәсьәләсен хәл итә. Әмма коммерцияле ипотеканың процентлары зур булу һәрбер гаиләгә бу ысулдан файдаланырга мөмкинлек бирми.
Бүген, ягъни 7 нче декабрь көнне, 9 нчы сыйныф укучылары физика фәненнән сынап карау имтиханы эшләделәр. Биремнәрне укучылар җаваплы карашта башкардылар.
Йосыф абый Хуҗинның районыбыз тарихына багышланган уннан артык китабы дөнья күрде. Фәнни хезмәтләр дип тә атап булыр иде аларның һәммәсен. Чөнки, энҗе бөртекләрен чүпләгән шикелле, архивлардан, ничә еллар элек нәшер ителгән газета тупланмаларыннан, районыбызда яшәгән һәм бүген дә тормыш итүче кешеләрдән берәмтекләп җыйган мәгълүматка нигезләнеп язылган бәһале, документаль хезмәтләр алар.